ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры - Энгель Фаттахов бүген Әлмәт физкультура колледжында булды.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
Компания һәм аның генераль директоры Наил Маганов 2014 ел өчен “Милли экологик премия”нең ике дипломы белән бүләкләнделәр.
РФ пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге тарафыннан “Иң зур бурычлы индивидуаль эшмәкәрләрдән бурычларын эзләп алу айлыгы” акциясенә йомгак ясалды.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
ТР хөкүмәтенең 2015 елда гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы турында аңлату эшләре алып бару турындагы приказы нигезендә ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан бу кампанияне гамәлгә ашыруга багышланган чаралар планы эшләнде.

26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Рамазан аенда Татарстан Республикасына Төркиядән Коръән хафизлар килә. Коръән-хафизлар нәзарәт белән Төркия Республикасының Ислам эшләре һәм вакыф министрлыгы арасындагы хезмәттәшлек программасы кысаларында чакырылды.
Узган ел республика буенча 15 кешене елан чаккан булган. Быел да инде биш кеше еланнан зыян күрергә өлгергән. Арада әлмәтлеләр дә бар.
Бер көн эчендә мошенниклар 5 әлмәтленең “кыл”ын тартып карый. 3 сенә алар телефоннан шалтыратып, якыннарын юл-транспорт һәлакәте өчен җинаять эше кузгатудан йолып калырга тәкъдим итә.
Шимбә, ягъни 28 июньдә шарлавыклы буалар янындагы сәхнәдә Яшьләр көне уңаеннан брейк-данс буенча I ачык фестивале уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International