“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 27 июне, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хәерле көн! Минем сорау шундый, ремонт вакытында ишек алларына нинди асфальт җәюгә контроль бар микән? Безнең ишек алдында (Геофизическая урамы, 5а) яңгырдан соң асфальт урыны-урыны белән җебегән кебек таралып китә. Никадәр акча, хезмәт әрәмгә китә. Ихтирам белән шул йортта яшәүче Шәрифуллина.

Җавап: Сезнең ишек алдында ремонт эшләрен “Татнефтедор” ҖЧҖнең филиалы Зәй автомобиль юллары идарәсе башкарды. Эшләнгән эшләрнең күләме һәм сыйфаты комиссия тарафыннан тикшереләчәк, нәтиҗәдә җитешсезлекләр төзәтеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International