“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 27 июне, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау. Хәерле көн, хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Безнең гаилә 4 кешедән тора. Мин авылда участок дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшлим, хәзер декрет ялында. Ирем медсанчастьта медтехникага хезмәт күрсәтү инженеры. Соципотека буенча торак алуга чиратта торабыз, мин ялдан чыгуга ипотекага квартир алырга ниятлибез. Шул уңайдан сорау: безгә медработниклар буларак ипотека түләүдә нинди дә булса субсидия яки оешмаларыбыздан ярдәм тиешме?

Җавап: Бюджет учреждениеләре булган медицина оешмаларының субсидия яки ипотека түләү өчен башкача ярдәм итәргә финанс средстволары юк. Үзәк дәваханәнең профсоюз оешмасы медицина хезмәткәрләренә социаль ипотека буенча торак алуда, торак төзү яки сатып алу өчен льготалы кредит алуда булышлык итәргә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International