Яшәү өчен социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы

2014 елның 27 июне, җомга
ТР хөкүмәтенең 2015 елда гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы турында аңлату эшләре алып бару турындагы приказы нигезендә ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан бу кампанияне гамәлгә ашыруга багышланган чаралар планы эшләнде.

Киләсе елда социаль хезмәт күрсәтүләрне натураль формадамы, акчалатамы алырга икәнен сайлау өчен льготникларның 3 айлап кына вакыты калды.

Акчалата компенсация алыр өчен социаль хезмәт күрсәтүләрдән баш тарткан кешеләр, үзләренең карарын үзгәртеп, 2015 елның 1 гыйнварыннан янә социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдалана ала башлыйлар. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына гариза бирергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International