Эшмәкәрләрнең бурычларын түләтү кампаниясенең беренче йомгаклары

2014 елның 27 июне, җомга
РФ пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге тарафыннан “Иң зур бурычлы индивидуаль эшмәкәрләрдән бурычларын эзләп алу айлыгы” акциясенә йомгак ясалды. Ай дәвамында Пенсия фондына 84 миллион сумнан артык акча керде инде. Акция 12 майдан 11 июньгә кадәр Росиия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе белән бергә үткәрелгән иде.

Республикада айлык дәвамында зур базарлар һәм сәүдә үзәкләрендә, шул исәптән индивидуаль эшмәкәрләренң эш алып бару урыннарында бергәләп 446 рейд үткәрелде. Бурычларның бер өлеше бурычлыларның мөлкәте хисабына капланды, бер өлеше эшмәкәрләрнең расчет счетларыннан алынды. Бурычы булган 3 меңнән артык кешенең РФ чикләреннән читкә чыгуы чикләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International