Янгын сүндерүчеләр күп катлы йортларда яшәүчеләрне коткару буенча ярыштылар

2014 елның 6 августы, чәршәмбе
Бүген Әлмәттә күп катлы йортларда янгын сүндерү техникасын файдаланучы расчетлар “РФ МЧСның ТР идарәсенең иң яхшы командасы” исемен алу өчен ярыштылар. Командаларның бурычы шартлы янгынны сүндерүдән һәм зыян күрүчеләрне коткарудан гыйбарәт иде.

Ярышта 9 команда катнашты. Аларны ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сәламләде. Ул шундый дәрәҗәле республика ярышының Әлмәттә үткәрелүенә шатлануларын әйтте.

Ярыш программасында зыян күрүчене (манекенны) коткару җиңсәсе, трослы җайланма ярдәмендә төшерү, икенче зыян күрүчене (статистны) автобаскыч бишегендә төшерү бар иде. Шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машинасына тапшыру кертелде. Ярыш йомгаклары бүген кич билгеле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International