Бүген Россия федераль сакчылык хезмәтенең махсус элемтә һәм мәгълүмат көне билгеләп үтелә

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Россия федерациясенең федераль сакчылык хезмәте каршындагы махсус элемтә һәм мәгълүмат хезмәтендә эшләүчеләр котлаулар кабул итә. Федераль сакчылык хезмәте (ФСО) үзе КГБның коммунистлар партиясе һәм хөкүмәт җитәкчеләрен саклаган 9нчы идарәсенә алмашка килде. Ә махсус элемтә һәм мәгълүмат хезмәте – элекке ФАПСИ (Федераль хөкүмәт элемтәсе һәм мәгълүмат агентлыгы). Ул ФСО составына 2004 елның 7 августында үзгәртеп оештырудан соң керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International