Ел башыннан Әлмәттә 30 телефон мошеннигы теркәлгән

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
ТР эчке эшләр министрлыгында 2014 елның 6 аенда республикада кесә телефоннары ярдәмендә җинаять кылган 309 мошенник булуы турында сөйләделәр. Былтыргы белән чагыштырганда мондый җинаятьләр саны 57%ка арткан. Мәсәлән, Казанда 208, Чаллыда 26, Әлмәттә 30 телефон җинаяте теркәлгән. Гадәттә аларны ябылудагы кешеләр эшли.

Ярты елда теркәлгән “телефонлы “җинаять”ләрнең 60%ын төрмәләрдә утыручылар эшләгән. Мошенникларның куллана торган схемасы гади: я берәр якын кешеңнең авариягә очравы, я лотереяга отыш чыгу, я банк карточкасының блокировкасы бетү турында шылтыраталар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International