Бүген 100дән артык әлмәтле Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 15 мең имән һәм корычагач утыртты.
Тантана Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта Социалистик Хезмәт Геройлары бюстларына чәчәкләр салудан башланды. Тантанада катнашучылар бер минут тынлык белән «Татнефть»нең чәчәк атуына нигез салынган күренекле эшлеклеләрне искә алды.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм йөреше уңаеннан бүген 07:00 дән 12:00 гә кадәр Ленин урамының Радищев урамыннан Мәрҗани урамына кадәрге участогы ябылачак.
Быел бакчачылык ширкәтләренә сезонлы маршрутлар буенча ташу 1 майда башланачак һәм сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. «Әлмәт транспорт идарәсе» МУП 5С һәм 7С маршрутларына хезмәт күрсәтәчәк.
Иртәгә, 26 апрель көнне, Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, локаль боз. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, төнлә төньяк-көнбатышка күчеп, 3-8 м/с; көндез 6-11 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с.
МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү-дәүләтнең мөһим бурычы: социаль ярдәм чаралары системасы гамәлдә.
Бүген «Кванториум» балалар технопаркында сугышчан хәрәкәтләр ветераны Геннадий Иванович Денисов исемендәге БПЛА буенча республика конкурсы уза!
Бүген, 25 апрельдә, Әлмәттә, бөтен илдәге кебек үк, «Җиңү диктанты» халыкара акциясе узды. Акциядә 360 әлмәтле катнашты.
Күптән түгел Алабугага БПЛА һөҗүме белән бәйле рәвештә, ни өчен социаль челтәрләрдә һөҗүм урыннарыннан видео һәм фотоларны катгый рәвештә урнаштырырга ярамаганын искә төшерәбез.