МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре нинди ярдәм чаралары ала?

2025 елның 25 апреле, җомга

МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү-дәүләтнең мөһим бурычы: социаль ярдәм чаралары системасы гамәлдә.

Пенсия ташламалары

Махсус хәрби операциядә катнашу чорын Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлеге икеләтә күләмдә стажга кертә:свода катнашуның бер елында ике ел стаж һәм 3,6 ИПК. Инвалидлык очрагында ветеран берьюлы ике пенсия ала ала: яше буенча иминият пенсиясе һәм инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе. Әгәр алучы якыннарын яки туганнарын карап торса, пенсия күләме арттырылырга мөмкин.

Социаль ташламалар

МХОда катнашучыларга Татарстан Республикасы буенча РСФ бүлеге тарафыннан:

  1. сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына айлык акчалата түләү (ЕДВ);
  2. Россия Геройларына айлык түләү;
  3. социаль хезмәтләр җыелмасына айлык акчалата компенсация;
  4. хәрби җәрәхәт буенча айлык акчалата компенсация;
  5. хәрби җәрәхәт буенча өстәмә айлык матди тәэмин итү.

2025 елдан МХО ветераннары РСФ карамагындагы тернәкләндерү үзәкләрендә аерым тәртиптә медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы уза ала.

Электрон сертификатлар реабилитацияләүнең һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасында билгеләнгән реабилитацияләүнең техник чараларын (РТЧ) оператив алырга мөмкинлек бирә.

Ватанны саклаучылар гаиләләренә шулай ук ташламалар һәм ярдәм чаралары каралган, шул исәптән:

  1. бердәм пособие (түләү мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең керемнәрен исәпкә алмыйча билгеләнә);
  2. мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер мәртәбә түләү;
  3. мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие;
  4. мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең 3 яшькә кадәрге беренче баласына айлык пособиене ташламалы рәсмиләштерү һ.б.

Әгәр сезнең сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз— 8 800 100 0001 (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр — 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне — 08:00 дән 15:45 кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны РСФ сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 32-18-30, 32-18-31.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International