Дошманга ярдәм итмә: ни өчен социаль челтәрләрдә БПЛА һөҗүмнәре видеоларын бастырырга ярамый

2025 елның 25 апреле, җомга

Күптән түгел Алабугага БПЛА һөҗүме белән бәйле рәвештә, ни өчен социаль челтәрләрдә һөҗүм урыннарыннан видео һәм фотоларны катгый рәвештә урнаштырырга ярамаганын искә төшерәбез.

БПЛА гамәлләре белән бәйле фотосурәтләр һәм видеоларны бастыру позицияләрне ачарга мөмкин, бу дошманның хәрби һәм гражданлык объектларына кабат һөҗүмнәренә китерәчәк, шулай ук кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырачак.

Әгәр сез пилотсыз очкычны күргәнсез икән, дөрес эшләгез:

  • 112 номерына шалтыратыгыз;
  • юнәлешне һәм ориентирларны һичшиксез күрсәтегез;
  • әгәр объект хәрәкәтен теркәргә телисез икән, моны хокук саклау органнарына яки махсус хезмәтләргә видео тапшыру өчен генә эшләгез.

Очышларның фотосурәтләрен һәм видеоязмаларын, БПЛА ватыкларын һәм ПВО системалары эшләрен социаль челтәрләргә, бигрәк тә җирлеккә бәйләп куймагыз.

Исегездә тотыгыз: мондый материалларны бастыру җаваплылыкка китерергә мөмкин! Үз ирегегезне һәм башка кешеләрнең иминлеген куркыныч астына куймагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International