Әлмәттә БПЛА белән идарә итү буенча республика конкурсы уза

2025 елның 25 апреле, җомга

Бүген «Кванториум» балалар технопаркында сугышчан хәрәкәтләр ветераны Геннадий Иванович Денисов исемендәге БПЛА буенча республика конкурсы уза!

Чарага республиканың төрле почмакларыннан: Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, шулай ук Лаеш һәм Саба районнарыннан 13-17 яшьлек 40 талантлы катнашучы җыелды.

Конкурс 5 этаптан тора: теоретик белемнәрне тикшерүдән алып реаль БПЛАда очуга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International