ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Россия ислам институтында үткәрелә торган “Мөселман уку йортларының уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләр” халыкара фәнни-гамәли конферециясендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту өлкәсендә инновацион технологияләрне куллану нәтиҗәсендә, онлайн-мәдрәсә һәм электрон китапханә булдыруы хакында хәбәр итте, дип яза ТР Мөселманнары Диния нәзарәте сайты.
«Татнефть» ААҖ 2014 елның гыйнвар-сентябрь айларында нефть сатудан 158 миллиард сум табыш алган, бу, узган елгы белән чагыштырганда, 2,76 процентка күбрәк.
Әлмәт шәһәр суды 26 яшьлек Б.га карата хөкем карары чыгарды. Ул РФ Җинаять кодексының 328 маддәсе 1нче өлешендә каралган җинаять (законлы нигезләре булмаган хәлдә хәрби хезмәткә барудан качып йөрү) өчен җаваплы дип табылды.
Бүген республика мәчетләрендә авиаһәлакәттә мәрхүм булганнар рухына дога кылыначак.
13 ноябрьдә 16нчы урта мәктәп һәм “Ямашнефть” идарәсенең Прогимназиясе базасында муниципаль районнарның башлангыч белем методистларын укытуның өченче этабы кысаларында “Гомуми башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт стандартларын (ФДС) гамәлгә ашыру шартларында методика хезмәтенең эшчәнлеген оештыру” темасына семинар-практикум булды.
Шушы елның сентябреннән башлап Татарстан медицина учреждениеләре пациентларга күрсәтелгән медицина ярдәменең хакы турында белешмә бирә башладылар.
2015 ел татарстанлылар өчен 11 көнлек каникулдан башланачак.
Халыкара студентлар көне 1946 елның 17 ноябрендә Прагада Студентларның халыкара конгрессында чех патриот-студентлары истәлегенә багышлап кертелде.
РСФСР Эчке эшләр халык комиссариаты тарафыннан 1923 елның 17 ноябрендә участок надзирателе инструкциясе раслана. Шушы норматив хокукый документ Россия милициясендә участковыйлар хезмәте барлыкка килүгә нигез була.

16
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе
Әлмәттә ремонт эшләре үткәрү аркасында «5 канал – Петербург» и «Реком ТV. Альметьевск» каналлары вакытлыча эшләми торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International