Әлмәттә башлангыч белем методистларының семинар-практикумы булды

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
13 ноябрьдә 16нчы урта мәктәп һәм “Ямашнефть” идарәсенең Прогимназиясе базасында муниципаль районнарның башлангыч белем методистларын укытуның өченче этабы кысаларында “Гомуми башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт стандартларын (ФДС) гамәлгә ашыру шартларында методика хезмәтенең эшчәнлеген оештыру” темасына семинар-практикум булды.

Бу мәктәпләрнең сайлап алынуы очраклы хәл түгел. Семинарда катнашучыларны сәламләп, мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары Л.Г.Крафто безнең районда башлангыч сыйныфлар буенча методик эшнең тиешле югарылыкка куелуын билгеләп үтте.

Республиканың 25 районыннан җыелган башлангыч белем буенча методистларга башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр; мобиль сыйныфлар, интерактив такталар, ЗД лабораторияләре, электрон приборлар кулланып класстан тыш сәгатьләр үткәрү күрсәтелде. Шулай ук башлангыч мәктәптә проект-тикшеренү эшчәнлеге, “Mindstorm” LEGO-роботлар түгәрәгенең эше, IT-сыйныфта эшләү, дәресләрдә LEGO-конструкторлар файдалану тәҗрибәсе күрсәтелде. Прогимназиядә шахмат, инглиз теле, сөйләмне үстерү, йөзү, хореография буенча сыйныфтан тыш дәресләр белән таныштырдылар.

Мәгариф идарәсе методисты Гөлфия Гайфетдинова эш тәҗрибәсен уртаклашты, “Әлмәт районында башлангыч гомуми белем бирүдә ФДСны гамәлгә ашыру шартларында методика хезмәтен оештыру” темасына доклад укыды.

ТР мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем кафедрасы мөдире Гөлназ Хәмитова, районнардан килгән методистлар семинарга югары бәя бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International