Диния нәзарәте электрон китапханәсендә татар галимнәре китапларын укырга була

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
Россия ислам институтында үткәрелә торган “Мөселман уку йортларының уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләр” халыкара фәнни-гамәли конферециясендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту өлкәсендә инновацион технологияләрне куллану нәтиҗәсендә, онлайн-мәдрәсә һәм электрон китапханә булдыруы хакында хәбәр итте, дип яза ТР Мөселманнары Диния нәзарәте сайты.

“Bayt al-Hikma” интернет мәдрәсәдә теләгән һәркем ислам фәннәре буенча төрле дәресләр һәм лекцияләр таба ала. Биредә 406 китап урнаштырылган. Аларның күбесе − күп томлы басмалар. “Диния нәзарәте татарларның рухи мирасын тергезү бурычы куйды, шуңа күрә бу электрон китапханәдә безнең галимнәрнең 145 китабы урын алды. Алар, күбесенчә, инкыйлабка кадәр басылган дини китаплар”, - ди мөфти.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International