Хәрби хезмәттән качып йөргән өчен хөкем ителде

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
Әлмәт шәһәр суды 26 яшьлек Б.га карата хөкем карары чыгарды. Ул РФ Җинаять кодексының 328 маддәсе 1нче өлешендә каралган җинаять (законлы нигезләре булмаган хәлдә хәрби хезмәткә барудан качып йөрү) өчен җаваплы дип табылды.

2005 елда хәрби учетка куелган һәм хәрби хезмәткә яраклы дип табылган Б. 2010 елның 1 апреленнән 2014 елның 31 июленә кадәр чорда, хәрби хезмәткә барудан азат ителү яки хезмәткә алынуны чигерү өчен нигезле сәбәпләр булмаган хәлдә, системалы рәвештә хәрби комиссариатка хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле чараларга килмәгән, ягъни хәрби хезмәткә чакырылудан качып йөргән.

Суд утырышында Б. үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 40 000 сум штраф рәвешендә җәза билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International