Шушы елның сентябреннән башлап Татарстан медицина учреждениеләре пациентларга күрсәтелгән медицина ярдәменең хакы турында белешмә бирә башладылар. Бу РФ президентының мәҗбүри медицина иминияте системасына иминиятләштерелгән затларга индивидуаль мәгълүмат бирүнең яңа формасын кертү турында куйган бурычын гамәлгә ашыру рамкаларында эшләнә.