ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Үсемлекчелекне үстерү өчен төбәкләргә 20 миллиард сум, терлекчелекне үстерү өчен 50 миллиард сум акча бүленәчәк.
19нчы махсус (коррекцион) мәктәптә инвалидлар ункөнлеге кысаларында инде традициягә кергән хәйрия акциясе – “Игелек фестивале” үтте. Ул шәһәребезнең игелекле кешеләре ярдәме белән мөмкин булды.
1948 елның 4 декабре Россия информатикасының туган көне дип санала. Гәрчә бу Россиядә әлегә рәсми танылу алмаса да, аны информатикага бәйләнеше булган кешеләр һәммәсе билгеләп үтә.

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, аларга тулы тормыш белән яшәү өчен шартлар тәэмин итү турында кайгырту – социаль хезмәт эшендә төп бурычларның берсе.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2015 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) 5965 сумга кадәр күтәрү турында законга кул куйды. Шул рәвешле, 2000 елның 19 июнендәге минималь хезмәт хакы турындагы Федераль законының 1 нче маддәсенә үзгәреш кертелгән.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
28 ноябрьдә Казанда “Ливадия” санаториенда Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы Татарстан республика оешмасының XXXXII хисап-сайлау конференциясе булды.
Шушы елның 24 октябрендә Дәүләт Думасы яңа истәлекле дата – 3 декабрьдә Билгесез солдат көнен билгеләп үтү турында закон проектын кабул итте.
Россиянең төрле төбәкләрендәге гражданнарга балалар йортлары үзләрендә тәрбияләнүчеләрне Яңа ел бәйрәмнәре чорына үз гаиләләренә алып торырга тәкъдим итәчәк.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Әлмәт мәшгульлек үзәгендә “Инвалидлар өчен вакансия ярминкәсе” үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International