Яшәгән саен яшисе килә

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, аларга тулы тормыш белән яшәү өчен шартлар тәэмин итү турында кайгырту – социаль хезмәт эшендә төп бурычларның берсе. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төрле чаралар – көндәлек практика. Әлмәт районында инвалидлар сабан туе, декадасы үткәрелә, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең иҗат фестивальләре, алар арасында шашка-шахмат ярышлары була.

3 декабрьдә Яшьләр үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен инвалидлар декадасы кысаларында бәйрәм чаралары булды. Яшьләр үзәгенең фойесында волонтерлар катнашында иртәдән үк күңел ачу программасы оештырылды. “5 урындык”, “Кер кыстыргычлары җыю”, “Әби йомгагы” дигән уеннар анда катнашучыларга бигрәк тә ошады, алар һәммәсе дә истәлекле бүләкләр алды. Уеннар арасында артистлар концерт номерлары күрсәттеләр. Бергәләп күңел ачу, күмәк биюләр һәммәсенең дә күңеленә хуш килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International