Медсанчастьның профсоюз лидеры Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы Татарстан республика оешмасының XXXXII хисап-сайлау конференциясендә чыгыш ясады

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
28 ноябрьдә Казанда “Ливадия” санаториенда Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы Татарстан республика оешмасының XXXXII хисап-сайлау конференциясе булды.

Конференциядә “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте мисалында башлангыч профсоюз оешмасының хокук саклау эшчәнлеге” дигән темага доклад белән медсанчастьның башлангыч профсоюз оешмасы комитеты рәисе Таһир Зәкиев чыкты. Ул үзенең чыгышында 2009-20014 еллардагы хисап чорында профкомның администрация белән берлектә алып барган хокук саклау эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләде.

Таһир Зәкиев профкомның хезмәткәрләрнең срогыннан алда пенсия белән тәэмин итү хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлегенә аеруча басым ясады. Бу юнәлештә 2001 елда башланган эш администрация булышлыгы белән дәвам итә. Шул чорда медсанчастьта гына түгел, шәһәрнең башка медицина учреждениеләрендә дә эшләүче 300дән артык профсоюз әгъзасына консультатив ярдәм күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International