“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау: Исәнмесез, Мәҗит Салихович! Мин өч бала үстерүче ялгыз ана.

Өченче бала тугач, “М-4” микрорайонында җир алдым. Йорт салырга бик тырышам, ләкин районнан ярдәм алу урынына киртәләр генә булып тора. Участокка җиңел автомобиль белән барырлык түгел, администрациягә берничә тапкыр бардым, әмма түрәләр акча юклыкны сәбәп итеп куялар, “Нива” автомобиле алырга да, борчып йөрмәскә киңәш итәләр. Шушы мәсьәләне карап берәр ничек хәл итсәгез иде. Ихтирам белән, Мәдинә Гатауллина.

Җавап: Күп балалы гаиләләргә йорт салу өчен җир участоклары бирү РФ һәм ТР Җир кодекслары нигезендә эшләнә. Әмма гамәлдәге законнарда яңа үзләштерелә торган участокларда инженерлык инфраструктурасына финанслар каралмаган.

Башлангыч исәпләргә караганда, “Черемушки” микрорайонында юл-урам челтәренең гомуми озынлыгы 20 км.дан артык, юл төзүгә чама белән 140 миллион сумнан артык акча кирәк булачак.

Район бюджетында юлларны кирәк кадәр төзерлек акча булмау сәбәпле, бу эшне башкарып чыгару мөмкинлеге юк. Күп балалы гаиләләргә торак төзү өчен максималь дәрәҗәдә уңай шартлар тудыру республика һәм муниципаль төзелмәнең уртак тырышлыгы белән генә мөмкин булачак.

Бу проблема бөтен республика өчен актуаль булу сәбәпле инженерлык инфраструктурасы төзүне финанслау мәсьәләсе ТР министрлар кабинеты каравына куелды.

Беренче этапта Түбән Мактама бистәсенең көньяк-көнбатыш ягында, Әлмәт-Азнакай юлының уң ягында вакташ җәйгән килү юлы төзү күздә тотыла. Квартал эчендәге автомобиль юллары торак массивларын төзеп бетергәннән соң формалаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International