Бүген Россиядә Информатика көне билгеләп үтелә

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
1948 елның 4 декабре Россия информатикасының туган көне дип санала. Гәрчә бу Россиядә әлегә рәсми танылу алмаса да, аны информатикага бәйләнеше булган кешеләр һәммәсе билгеләп үтә.

Россиядә 4 декабрьнең Информатика көне дип саналуы очраклы түгел. 20нче гасырның 40нчы еллары ахырында ук СССР Фәннәр академиясенең техник фәннәр бүлеге буенча мөхбир-әгъзасы И.С.Брук исәпләү техникасын автоматлаштыру мәсьәләләрен тикшергән фәнни семинарның актив катнашчысы була. 1948 елның августында ул үзенең хезмәткәре яшь инженер Б.И.Рәмиев белән бергә автомат хисаплау машинасы проектын тәкъдим итә.

Шул елның октябрендә алар Фәннәр академиясендә санлы исәпләү машинасын эшләү һәм төзү өчен лаборатория оештыру буенча тәкъдимнәр кертәләр. 1948 елның 4 декабрендә СССР Министрлар советының алдынгы техниканы халык хуҗалыгына кертү буенча Дәүләт комитеты И.С.Брук һәм Б.И.Рәмиевнең уйлап табышын – санлы электрон исәпләү машинасын 10475 номеры белән терки. Бу безнең илдә исәпләү техникасы үсешенә, ә аннары информатикага да кагылышлы беренче рәсми теркәлгән документ. Шуңа күрә дә бу көнне Россия информатикасының туган көне дип аяк терәп әйтергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International