ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
“ТКХны реформалаштыруга булышлык фонды” 2015 елда РФ субъектларына гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү һәм күп квартирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү өчен финанс ярдәме күрсәтү лимитларын раслады
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү кысаларында район авылларында сугышта хәбәрсез югалган кешеләрнең исемнәрен торгызу һәм истәлекләрен мәңгеләштерү буенча да эш бара. Узган елның ноябрендә Акташта үткән семинар-киңәшмәдә район башлыгы Мәҗит Салихов авыл башлыкларын бу эштә турыдан-туры ярдәм итәргә чакырган иде
18 гыйнварда Әлмәт яшь техниклар станциясе 4нче урта мәктәп базасында мәктәп балалары арасында радиоидарәле модельләр категориясендә автомодель спорты буенча ачык ярышларның 2нче этабын үткәрде
Казан Россиянең зур һәм урта шәһәрләре арасында иң тәэмин ителгән калалар бишлегенә кергән. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының социология департаменты әзерләгән Россия шәһәрләрендәге "хәерчелек индексы"н исәпләү нәтиҗәләре күрсәтә.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Грозный шәһәрендә Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) кагылышлы карикатураларга каршы үткәрелүче митингка теләктәшлек белдерә, дип хәбәр итә дини оешманың матбугат хезмәте.
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, бүген Татарстанда аязучан болыты һава. Күпчелек районнарда кар явачак. Урыны белән буран булуы ихтимал. Юлларда - бозлавык.
Рус теле, әдәбияты һәм математика фәннәре буенча имтихан материалларыннан җавап вариантлары булган “А” пункты биремнәре төшереп калдырылган иде инде. Хәзер башка фәннәр буенча да БДИның әлеге өлеше юкка чыгачак.
1 гыйнвардан башлап, федераль һәм республика законнары тарафыннан расланган социаль түләү күләмнәре үзгәрде. Аерым алганда, бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 14 мең 497,8 сум тәшкил итә, 2014 елда ул 13 мең 741,99 сум иде. Бүген бу хакта "ТРда социаль сәясәт: 2015 елның 1 гыйнварыннан төп үзгәрешләр" темасына багышланган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Әлмәттә Әдәбият елы 2нче шәһәр китапханә-филиалында шагыйрә Зинаида Захарованың юбилеена багышланган “Кәләй авылы асыл җир икән” дигән әдәби-музыкаль кичә белән башланды
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, бүген Татарстанда аязучан болыты һава. Күпчелек районнарда кар явачак. Урыны белән буран булуы ихтимал. Юлларда - бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International