Шагыйрә Зинаида Захарованың иҗат кичәсе

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Әлмәттә Әдәбият елы 2нче шәһәр китапханә-филиалында шагыйрә Зинаида Захарованың юбилеена багышланган “Кәләй авылы асыл җир икән” дигән әдәби-музыкаль кичә белән башланды.

Чарада шагыйрәнең талантын хөрмәт итүчеләр, язучылар, педагоглар катнашты. Зинаида Захарова озак еллар дәвамында мәктәптә математика укытты, балалар әдәбиятына мәхәббәте дә шуннан киләдер. Ул 6 китап чыгарды, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Р.Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе. Кичәдә аның шигырьләрен 3нче мәктәп укучылары укыды, җырларын Валентина Исламова һәм Людмила Аланлы башкарды. Чарада Әлмәт язучылар оешмасының җаваплы секретаре Рифкат Шаһиев, язучылар Әсгат Салахов, Клара Булатова, Альберт Хәсәнов, Әзһәр Зәйни, Мәүлет Борһанов, Зәлидә Зарипова, Гүзәлия Галләмова һ.б. катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International