Җиңүнең 70 еллыгын каршылап

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү кысаларында район авылларында сугышта хәбәрсез югалган кешеләрнең исемнәрен торгызу һәм истәлекләрен мәңгеләштерү буенча да эш бара. Узган елның ноябрендә Акташта үткән семинар-киңәшмәдә район башлыгы Мәҗит Салихов авыл башлыкларын бу эштә турыдан-туры ярдәм итәргә чакырган иде.

19 гыйнварда шәһәр ветераннар советы совет президиумы әгъзалары, авыл ветераннар советы рәисләре, югары һәм урта уку йортлары, Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе вәкилләре катнашында киңәйтелгән киңәшмә булды. Анда эзләнү эшләренең, шул исәптән һәлак булганнарның истәлекләрен мәңгеләштерү, күмелгән урыннарын ачыклау, исемлекләрне районның бердәм мәгълүматлар базасы белән тәңгәлләштерү эшләренең этапларын тәгаенләү булды, архив эшләре алып бару өчен уку йортларын авыл җирлекләренә билгеләү булды.

Район ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов әйткәнчә, бу эштә авыл башлыкларының, йогынтылы депутатларның, якташларның, җәмәгать оешмаларының актив позициясе мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International