Татарстанга авария хәлендәге торактан күчерү һәм күп квартирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү өчен финанс ярдәме 1,3 млрд сум булачак

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
“ТКХны реформалаштыруга булышлык фонды” 2015 елда РФ субъектларына гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү һәм күп квартирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү өчен финанс ярдәме күрсәтү лимитларын раслады. Татарстанга дип расланган субсидияләрнең гомуми күләме 1,3 млрд сум тәшкил итә. Шуның 1,2 млрд сумы гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерүгә, 110,9 миллион сумы күп квартирлы йортларны ремонтлауга китәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International