ТР МДН Грозный шәһәрендә Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) кагылышлы карикатураларга каршы үткәрелүче митингка теләктәшлек белдерә

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Грозный шәһәрендә Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) кагылышлы карикатураларга каршы үткәрелүче митингка теләктәшлек белдерә, дип хәбәр итә дини оешманың матбугат хезмәте.

"Европа берлегенең төрле басмалары тарафыннан карикатуралар бастырылуы Татарстан мөселманнарында борчу тудыра. Сүз иреге кешенең, нинди генә конфессия вәкиле булса да, рухи кыйммәтләрен һәм әхлакый идеалларын мыскыл итәргә тиеш түгел. Югыйсә җимергеч социаль киеренкелек туарга мөмкин. Чөнки бу халыкларның бүгенге җәмгыятьтә тынычлыкны саклап, үзара килешеп яшәргә омтылышларына каршы килә.

Теләсәс кайсы радикаль һәм экстремистик күренеш дини карашлар белән акланырга тырышкан кебек үк, сүз иреге социаль җавапсызлыкка нигезләнә алмый. Кешенең вөҗдан иреге, рухи кыйммәтләре – берәүгә дә бозарга рөхсәт ителмәгән төп хокуклар чагылышы", - дип белдерәләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Грозныйда узган митингны хуплаган. "Мин һәм Татарстанда яшәүче төрле конфессия вәкилләре Грозныйда узган митингны хуплыйбыз. Без террорчылыкка, кан коелуга каршы. Әмма без төрле формада дин тотучыларныд хисләрен мыскыл итүгә дә каршы. Тынычлык, дуслык һәм милләтләр, диннәр арасында хөрмәт - Татарстан һәм Чечня Республикалырының тормышында иң әһәмиятлесе", - дип язган ТР башлыгы Кадыйровның Instagram челтәрендәге битендә калдырган шәрехендә.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International