Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР территориясендә автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирларга хезмәт күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара Татарстан Хөкүмәте йортында узды.
Бүген дөнья күләмендә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр бу көнне көтеп ала. Быел да алар өчен шәһәребезнең Яшьләр үзәгендә спорт һәм мәдәни чаралар, тантана оештырылды.
Тормыш-мәшәкатьләр артыннан куып, күбебез үзебез турында онытып җибәрә. “Теге җир авырта, монысы, ярар, соңрак, ялга чыккач иркенләп йөрербез”, дияргә яратабыз. Тик организм моны көтми. Авырып киткәч кенә сәламәтлекнең зур байлык икәнлеге искә төшә. Соңыннан анализлар тапшыра-тапшыра, шифаханәләр бусагасын таптамас өчен нишләргә?
Татарстанда шушы көннәрдә көнбагыш һәм кукуруз уңышын җыю тәмамланачак , дип хәбәр итте кичә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.
25 нче ноябрь көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Рәсәйкүләм “Күркәм гаилә-2015” бәйгесенең финалы үтте.
Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Әлмәткә килде. Ул Әлмәт районы имамнары җыелышында катнашты. Чараны ачып, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов районыбыз белән тыгыз элемтәдә булып, яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткән өчен Җәлил хәзрәт Фазлыевка рәхмәтләрен җиткерде.
Балалар еш кына ут белән шаярырга ярата, бу яңалык түгел. Шуңа да шырпы белән сак булу турында сөйләү беркайчан да артык булмас.
Кичә ТР Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең 15-16 ноябрьдә Финляндиягә һәм 19-20 ноябрьдә Люксембургка сәфәренә нәтиҗәләр ясадылар.
Татарстан Республикасында агымдагы елның 10 аенда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 189,4 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
Бүген Казанда көрәш һәм билбау көрәш буенча дөнья чемпионаты башланды. Анда катнашу өчен 20 илдән 200 ләп спортчы килде. Безнең Әлмәт егетләре дә көч сынашуга киткән иде.