ТРда 10 айда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 189,4 млрд сум тәшкил иткән

2015 елның 21 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасында агымдагы елның 10 аенда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 189,4 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Марат Әхмәтов биргән белешмә буенча, авыл хуҗалыгы продукциясе тулаем күләменең 111,7 млрд сумы терлекчелеккә туры килә, 77,7 млрд сумы – үсемлекчелек өлкәсенә. Агымдагы елның 10 аенда авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларының табышы 67,8 млрд сум тәшкил иткән (2014 елның 10 аенда – 57,9 млрд сум). Шул ук вакытта кош һәм сыер ите сатудан 27,9 млрд сум табыш кергән, сөттән – 16,2 млрд сум, йомыркадан – 2,9 млрд сум, ашлыктан – 10,8 млрд сум, яшелчәдән – 2,2 млрд сум.

“Акча табышының артуы производствоның чыгымнарын киметү һәм нәтиҗәлелекне арттыру резервларын ачыклау буенча даими эш алып баруга бәйле”, - диде Марат Әхмәтов.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры киңәшмәдә икътисадый күрсәткечләр комплексы бенча муниципаль районнар рейтинглары турында белдерде.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта мәгълүмат бирде.

 

"Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International