25 нче ноябрь көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Рәсәйкүләм “Күркәм гаилә-2015” бәйгесенең финалы үтте. Район этабында катнашкан 100 гаилә арасыннан финал өлешенә барлыгы 10 гаилә сайлап алынды. “Күркәм гаилә-2015” бәйгесенең җиңүчесе -Кайбыч районыннан Хамидуллиннар гаиләсе билгеләнде. Әлеге бәйгедә Әлмәт шәһәренең данын Мусиннар гаиләсе яклап “Милли җанлы гаилә” номинациясенә лаек булдылар. Без аларны чын күңелдән уңышлы чыгыш ясаулары белән тәбрик итәбез!