Балалар еш кына ут белән шаярырга ярата, бу яңалык түгел. Шуңа да шырпы белән сак булу турында сөйләү беркайчан да артык булмас. РФ Законы нигезендә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә балаларны янгын куркынычсызлыгы чараларына мәҗбүри өйрәтү турында язылган пункт бар. Хәзер шәһәрнең барлык балалар бакчаларында да өч юнәлеш буенча эш җәелдерелә: алдан кисәтү, өйрәтү, саклау.
Балалар белән, һичшиксез, максатчан эш алып бару кирәк, чөнки алган белемнәрне алар гамәлдә дә куллана белергә тиеш. Әлмәтнең балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы көннәре уздырыла. Шулай ук кагыйдәләрне саклау турында һәр көн диярлек җиткерелеп тора.
13 ноябрь көнне 36 нчы “Тылсымлы сарай” бакчасының “Салават күпере” төркеме янгын службасы хезмәткәрләре белән очрашты. 15 нче янгын часте начальнигы Юрий Максимов, янгыннарны профилактикалау буенча инспектор һәм ПНС начальнигы янгын килеп чыккан очракта үзеңне ничек тоту, саклану турында сөйләделәр. Моннан тыш, нәниләргә янгын сүндерүчеләрнең киемнәрен, янгын көпшәсен, тын алу аппаратларын, махсус битлекләрне күрсәттеләр, янгынчылар каскасын исә балаларга киеп карау мөмкинлеге дә бирелде. Аларга бу, әлбәттә, бик кызык һәм файдалы булды.