Әлмәт көрәшчеләре – дөнья чемпионнары!

2015 елның 21 ноябре, шимбә

Бүген Казанда көрәш һәм билбау көрәш буенча дөнья чемпионаты башланды.  Анда катнашу өчен 20 илдән 200 ләп спортчы килде. Безнең Әлмәт егетләре дә көч сынашуга киткән иде. 

“Көрәш” буенча ярышлар бүген үтте. Алты үлчәү категориясенең өчесендә якташларыбыз Ильяс Галимов, Рамил Синәкәев һәм Айвар Билалов дөньяның иң көчле көрәшчеләре белән бил алышты. Әмма иң көчлеләр, батырлар булып әлмәтлеләр чыкты. Аларның өчесе дә дөнья чемпионы булып танылды. Көрәшчеләребезне ихластан бу җиңүләре белән котлыйбыз!

 

"Әлмәт таңнары", Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International