Эшлекле дүшәмбе

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин башкарма комитетта район активы белән шәһәркүләм планерка үткәрде.

Киңәшмә башында Айрат Ринатович Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлеге башлыгы Дамир Гариповны туган көне белән, “Нефтьче” мәдәният сарае хормейстеры Галина Бибанинаны “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсының “Хатын кыз – мәдәният һәм рухилык” номинациясендә җиңүе белән котлады.

Алга таба узган атнада эшләнгәннәргә нәтиҗә ясалды, районыбызда җинаятьчелек торышы һәм 2016 елның февраль аена кыскача нәтиҗләр белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлеге башлыгы Дамир Гарипов чыгыш ясады. Башкарма комитет битәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов юлларны төзекләндерү барышы турында хәбәр итте.

Планерка киләсе эш атнасына чараларны игълан итү белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International