Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин исеменә “Россия кечкенә шәһәрләренең мәдәни башкаласы -2015” I Бөтенроссия конкурсы оештыру комитеты рәистәше Евгений Марковтан хат килде.
Е.Марков әлеге конкурста лауреат булубыз белән котлап, шәһәребезнең Россия кечкенә шәһәрләре берләшмәсенең социаль-мәдәни үсеш мәсьәләләрен хәл итү эшчәнлегендә алга таба да актив катнашачагына ышанычын белдерә. Шулай ук безнең мәдәният өлкәсендәге казанышларыбызны Россия кечкенә шәһәрләре берләшмәсенең интернет-порталында танытуны дәвам итәргә тәкъдим итә.