Әлмәттә юлларны төзекләндерүгә 275 миллион сум акча тотылачак

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Быел безнең районга төрле дәрәҗәдәге бюджеттан автомобиль юлларын ремонтлауга 275 миллион сумнан артык акча бүлү каралган. 

Җирле билгеләнештәге юлларга шуның 24,9 миллион сумы туры килә. 82,5 миллион сум федераль бюджеттан “Казан – Оренбург” трассасы участогын ясауга бирелә. Республика бюджетыннан планлаштырылган акчага 13 авыл җирлегендәге юллар тәртипкә китереләчәк. Муниципаль юл фондыннан 24,9 миллион сум каралган. 

"Әлмәт таңнары" - Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International