Әлмәт мөселманнары өлкәннәргә яңа пешкән икмәк өләште

2016 елның 23 августы, сишәмбе

Татарстанда Әлмәт мөхтәсибәте оештырган “Игелек эстафетасы” акциясе шәһәр буйлап атлый. Акция имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов башлангычы белән гамәлгә кертелгән, дип хәбәр итә Әлмәтнең “Знамя труда” газетасы.

Мөхтәсибәт хезмәткәрләре нефтьчеләр шәһәре урамнарына чыгып, өлкәннәргә җылы сүзләр әйтеп, бүләкләр тапшырып йөри. Бу юлы әби-бабайларга яңа пешкән икмәк өләшенде. Акциядә катнашучылар фикеренчә, мондый акцияләр буыннар арасында элемтәне ныгыта, берләштерә, игелек тарата, тынычлык урнаштыра. Алар битараф булмаган кешеләрне әлеге “Игелек эстафетасы” акциясенә кушылырга чакыралар.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International