Әлмәттә җиңел атлетика белән шөгыльләнү өчен манеж булачак.
Бу хакта район башлыгы Айрат Хәйруллин Татарстан Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Дәүләт Думасы депутатлары Ринат Хәйров һәм Марат Бариев катнашында республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге спортчылары белән узган очрашуда белдерде.
Очрашуга җыелучыларны физкультура һәм спортка кагылышлы башка сораулар да кызыксындырды. Бу аңлашыла да, чөнки соңгы елларда халыкның сәламәт яшәү рәвешенә күпләп тартылуы һәм шул ук вакытта җитәкчелекнең спортка зур игътибар бирелүе сизелә.
– Спортка, сәламәт яшәү рәвешенә йөз тоту - районда алып барылган максатчан сәясәтнең берсе, – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Аның фикеренчә, калабыздагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре шөгыльләнү урыны гына түгел, кадрлар әзерләү үзәге дә булырга тиешләр. Айрат Хәйруллин районда спорт белән шөгыльләнү өчен шартларның арта баруын искәртте. Бүген 50 метр озынлыгындагы бассейнны проектлау бара. Төзелеш киләсе елда башланачак. Тиздән Түбән Мактамада да ДЮСШ ачылачак. «Яшел фитнес» кебек проектлар киләчәктә дә булачак.
Алып барылган эшнең нәтиҗәсе күркәм – бүген 73 меңнән артык әлмәтле физкультура һәм спортны үз итә. Татарстан Президенты теләктәшлеге белән районда барлыгы 24 универсаль мәйданчык төзелде. Алар киләсе елда да сафка бастырылачак. Шулай ук районда 86 ишегалдында спорт мәйданчыгы, 44 хоккей тартмачыгы эшли. Спорт, физкультура һәм туризм буенча идарә начальнигы Искәндәр Сәмигуллин быелның алты аенда республика, Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге 142 ярышта 680 якташыбызның катнашуын һәм аларның 361 урын яулауларын җиткерде. Шуның 146 сы – беренче урын.
Тимур Нагуманов та Әлмәттә, чынлап та, спортның зур үсештә булуын ассызыклап, якташларыбызның республика җиңүләренә лаеклы өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Дәүләт Думасы депутатлары Ринат Хәйров һәм Марат Бариев аның белән килешеп, тудырылган шартларның, ягъни моның өчен түгелгән чыгымнарның үзен аклавын әйттеләр. Республикада сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, тренерларга, спортчыларга теләктәшлек күрсәтү буенча эш системалы бара.
Азактан фидакарьләргә бүләкләр тапшырылды.
"Әлмәт таңнары" - Татмедиа