Соңгы арада банкаларда, иминият компанияләрендә һәм башка урыннарда тупланган пенсияне турле дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчеренү таләп итәләр, үзләрен Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырып өйләр буйлап та йөриләр.
Россия Пенсия фонды кисәтә: тупланган пенсияне дәүләтнеке булмаган пенсяи фондларына күчерү турында бернинди таләп тә юк. Пенсия фондын сайлау – сезнең ихтыярда.