Бүген башкарма комитетта муниципаль район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәр активы белән планерка уздырды, узган атнага йомгак ясалды. ТР Дәүләт Советы каршысында муниципаль берәмлекләр арасында узган смотр– бәйгегә йомгак ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде. Әлмәт районыннан Иске Михайловка, Яңа Нәдер, Кичүчат авылы җирлекләре өр– яңа автомобильләргә лаек булдылар.
30 август көнне барлык Татарстан халкы белән бергә республика көнен билгеләп үтте, тантаналы чаралар узды. 31 августтан 1 сентябрьгә кадәр капиталь ремонттан соң тантаналы төстә объектлар куллануга тапшырылды. Илтән Бута авылында мәдәният йорты, Рус Акташында модулле ФАП ачылды.
Узган атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында шәһәр көне һәм нефтьчеләр бәйрәме узды.
Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”