Газ һәм нефть сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Әлмәттә “Якты кешеләр” театраль фестивале узды. Әлеге якты шоу “Мәдәни мохит” уникаль проектына нокта куйды, дисәк тә була. Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамлану белән Гагарин урамында фестивальнең төп чаралары башланды. Театраль чаралар нефтьчеләр башкаласының тугыз мәйданында узды.