Агымдагы елның 10 сентябреннән 20 ноябрьгә кадәр “Бала хокук даирәсендә” дип исемләнгән социаль видеороликларга бәйге игълан ителде. Бәйге өченче ел рәттән уку елы башыннан уздырыла һәм анда 6 тән 30 яшькә кадәргеләр катнаша ала.
Ведеороликларны аерым кешеләр , шулай ук, аерым төркем буларак эшли алалар. Иҗат эшендә балаларның хокукларын яклауга кагылышлы проблемалар яктыртылырга тиеш. Бәйге өч этапта уздырыла. Барлык эшләр дә Татарстан республикасының балаларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил адресына җибәрелә. Иң зур балл җыйган 10 ролик авторы җиңүче дип табылачак. Аларны 20 мең сум күләмендә приз көтә.
Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”