ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның икенче кварталы белән чагыштырганда, республикада пенсионерлар яшәү минимумы 1576 сумга арткан.

Ел дәвамында хәйрия ярдәме күрсәткән һәр татарстанлы үз кандидатурасын тәкъдим итә ала.

Бер танышымның апасы шәһәрдәге фатирын сатып, авылга кайтып китте. «Һәркем үз фатирларына бикләнгән, беркемгә бернәрсә дә кирәкми, күңелсез. Подъездлар шыксыз, капка төбенә чыгып утыручылар да юк», дигән иде ул. Бу сүзләр Әлмәт урамнары буйлап ишегалларын карап йөргәндә капылт кына искә төште. Һәм юкка түгел.

Күпбалалы гаиләләргә субсидия күләме арттырылачак. Бу хактагы хәбәр Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза “Известия”.

 

Өлкәннәр көнен лаеклы ялда булган һәркем көтеп аладыр. Чөнки әлеге уңайдан оештырылган чаралар аларның күңелен күрү, игътибар күрсәтү генә түгел,  ул кайчандыр бергә иңгә-иң торып эшләгән хезмәттәшләрне очраштыру-күрештерү дә. Бер күрешү – үзе бер гомер шул. “СМП-Нефтегаз” ачык акционерлык җәмгыяте дә үзенең өлкәннәрен очраштырып, аларга бетмәс-төкәнмәс шатлыклы мизгелләр бүләк итте.

20 нче сентябрьдан 10 нчы октябрьга кадәр “Игътибар десанты” акциясе уза. Аның кысаларында ялгыз карт-карчыкларның яшәү шартлары бәяләнә.

 

Әлмәт мөхтәсибәтенең яшҗләр комитеты «Туган телем» туган телне саклау проеты кысаларында татар телен өйрәнү бушлай курсларын оештыра. Дәресләрне 35 яшьлек стажы булган югары квалификацияле укытучы алып барачак. Язылу өчен телефон: 89179316571.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Әлмәт шәһәр теш дәвалау поликлиникасында күптәнге гадәт буенча медицина хезмәте ветераннары җыелды. Алар тәмле чәйләр эчеп, матур концерт тыңлады, хезмәттәшләренең ихлас котлауларын, чын күңелләреннән әйткән теләкләрен кабул итте. 


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәттә Өлкәннәр көне уңаеннан мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла.

30нчы сентябрьда һәм 1нче октябрьда ЗАГС Идарәсенең  теркәү залында 25, 30 ел бергә гомер кичергән праларны бүләкләү һәм тәбриклә узачак.

Әлмәтнең барлык оешмаларында 26нчысентябрьдан башлап өлкәннәрне котлау, чәй белән сыйлак, аларга концертлар оештыру бара.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International