Әлмәттә өлкәннәргә ит һәм оекбаш өләштеләр

2016 елның 30 сентябре, җомга

Өлкәннәр көнен лаеклы ялда булган һәркем көтеп аладыр. Чөнки әлеге уңайдан оештырылган чаралар аларның күңелен күрү, игътибар күрсәтү генә түгел,  ул кайчандыр бергә иңгә-иң торып эшләгән хезмәттәшләрне очраштыру-күрештерү дә. Бер күрешү – үзе бер гомер шул. “СМП-Нефтегаз” ачык акционерлык җәмгыяте дә үзенең өлкәннәрен очраштырып, аларга бетмәс-төкәнмәс шатлыклы мизгелләр бүләк итте.

Өлкәннәр көненең табигатьнең яшелле, чәчәкле яз-җәеннән соң нәкь менә алтын көзле октябрь аена билгеләнүе юкка түгелдер. Кеше лаеклы ялга чыккач гомер көзенә аяк баса. Әнә алар чәчләренә чал кунган апа-абыйлар. Кичә генә шау-гөр килеп, җир җимертеп эшләп йөргән предприятие ветераннары салмак кына атлап килә. Элеккеге хезмәттәшләрен күреп күзләрендә янәдән ут кабына, хәл-әхвәл сорашулар китә.

Компания Өлкәннәр көнен  Зирәкләр көне дип атый. Тормыш сынауларын күп узып, тәҗрибә туплаган, акыллы, төпле киңәшле өлкәннәр, чынлап та, зирәкләр. Күбесен өлкән дип әйтергә тел әйләнми. Аларның тормышка мәхәббәте, оптимистик рухы, сәламәт яшәү рәвеше алып барулары күп кенә яшьләргә үрнәк булырлык.

Компания пешекчеләре әзерләгән мул табын артында тәм-том белән сыйланучы мөхтәрәм кунаклар – лаеклы ялдагылар хөрмәтенә бик күп  теләкләр, рәхмәт сүзләре җиткерелде. Ветераннар үзләре дә онытмаганнары өчен рәхмәтле булуларын билгеләп үттеләр.

Вакыт әкрен генә алга баруын дәвам итте. Әмма беркем дә кайтырга ашыкмады. Өлкәннәр рәхәтләнеп сыйланды да, күңел дә ачты, концерт та карады. Бүләк моның белән генә тәмамланмады, һәрбер кешегә ит һәм оек-оекбаш әйберләре алуга сертификатлар да таратылды.

Чыганак: "Әлмәт таңнары" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International