Әлмәттә өлкәннәр ункөнлеге мәдәни һәм спорт чараларына бай

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәттә Өлкәннәр көне уңаеннан мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла.

30нчы сентябрьда һәм 1нче октябрьда ЗАГС Идарәсенең  теркәү залында 25, 30 ел бергә гомер кичергән праларны бүләкләү һәм тәбриклә узачак.

Сентябрь һәм октябрьда Төбәкне өйрәнү музеенда өлкәннәр өчен Ачык ишекләр көннәре үткәреләчәк.

26-30нчы сентябрьда Шахмат буенча балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә ветаран ир-атлар арасында шахмат һәм шашка ярышлары бара.

26нчы сентябрьдан 5нче октябрьга кадәр яшүсмерләр клубларының волонтерлары өлкән яшьтәгеләргә иртәнге физик күнегүләр үткәрә.

26нчы сентябрьдан 5нче октябрьга кадәр иҗтимагый совер җирлекләрендә кич утырулар, концертлар, чәй табыннары оештырыла.

1нче  октябрьда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Өлкәннәр көне уңаеннан концертлар, инше бәйгеләре , фотокүргәзмәлр, класс сәгатьләре оештырылачак.

«Ветеран» үзәгендә сәгать 10да концерт булачак.  

1нче октябрьда «Альметьевские моржата»  клубында “Әбиләр чуагы” дигән бәйрәм программасы була.

4нче октябрьда “Родничок” яшүсмерләр клубы өлкәнәр өчен шашка бәйгесе оештыра. 

5нче октябрьда “Ветеран” үзәгендә  спорт бәйрәме һәм концерт була, ә 6нчы октябрьда әдәби кичә оештырыла. 7нче октябрьда исә монда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗади эшләре күргәзмәсе эшлиячәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International