Күпбалалы гаиләләргә дәүләт күбрәк түли башлаячак

2016 елның 30 сентябре, җомга

Күпбалалы гаиләләргә субсидия күләме арттырылачак. Бу хактагы хәбәр Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза “Известия”.

Россия Хөкүмәте төбәкләрдәге күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән 1,6 миллиард сум акча бүлеп биргән. Акчалар федераль бюджеттан Федерациянең 53 субъектына каралган. Россия премьер-министры Дмитрий Медведев төбәкләрдә әлеге акчаны алуга хокуклы гаиләләр саны артуга бәйле рәвештә, ярдәм күләмен арттырырга кирәклеген белдергән иде. Күпбалалыларга субсидияне арттыру турындагы документ Министрлар Кабинеты утырышында хупланган.

Чыганак: "Әлмәт таңнары" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International