Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Әлмәт шәһәр теш дәвалау поликлиникасында күптәнге гадәт буенча медицина хезмәте ветераннары җыелды. Алар тәмле чәйләр эчеп, матур концерт тыңлады, хезмәттәшләренең ихлас котлауларын, чын күңелләреннән әйткән теләкләрен кабул итте.