ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Башкарма комитет 23енә булган сатулар турында хәбәр итә.

Медицина көллияте студентлары интернат-мәктәбе  балалары өчен Яңа ел программасы бүләк иттеләр.  Эшмәкәрләр татлы призлар, канцтоварлар алып килделәр.


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Тиздән Яңа ел каникуллары башлана.Күпләр без Яңа елны бурычларсыз каршы алырга күнеккән.  Һәркемнең күңелендә:“Бурычсыз керсәң, яңа елда да бирәчәгең булмый“ я “бурычыңны түләсәң, тынычлап йоклыйсың“ дигән ышану яши. Ә менә кайбер әлмәтлеләр  Яңа елны ничек тыныч күңел белән каршы алырлар икән?

Татарстан синоптиклары 22 декабрьдә салкынайтачак дип кисәтә.

19 декабрьдән алып 2017 елның 8 гыйнварына кадәр уздырылачак “Кышкы каникуллар” чарасы кысаларында рейдлар, чаралар үтәчәк, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча контроль катгыйланачак.

Бүген "Нефтьче" мәдәният сараенда пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган аена багышланган тантаналы бәйрәм чарасы үтте. Анда мөфтият вәкилләре, республикабызның мөхтәсибләре, Әлмәт районы имамнары, мәхәллә халкы һәм укучылар катнашты. Әлеге бәйрәмне Әлмәт районы мөхтәсибәте оештырды.

Яңа ел бәйрәме алдыннан Әлмәтнең 2нче санлы иҗат мәктәбе укучылары Түбән Мактамадагы 1 нче мәктәпкә зур концерт белән килделәр.

"Ләйсән"балалар бакчасы базасында булып узган киңәшмәдә баш белгечләр  Яруллина Н.С.,  Ефремова Е.Ю чыгышлары тыңланды. Шәймиева Г.Н. җитәкчеләргә мәктәп һәм балалар бакчасы арасындагы тыгыз элемтә турында сөйләде.

Узган ялларда район башлыгы Айрат Хәйруллинның һәм “Татнефть”компаниясенең чакыруы буенча инновацион иҗат үзәгенә WorldSkill чемпионаты баш экспертлары килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International