Әлмәткә WorldSkill чемпионаты экспертлары килде

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Узган ялларда район башлыгы Айрат Хәйруллинның һәм “Татнефть”компаниясенең чакыруы буенча инновацион иҗат үзәгенә WorldSkill чемпионаты баш экспертлары килде. Килүнең төп максаты әлмәтлеләрне заманча технологияләр белән таныштыру, дип белдерде Николай Насонов, ООО “Лазерный центр” генераль  директоры үзенең җурналистларга биргән интервьюсында.

Николай Владимирович талантлы гыйлемле балаларны  лазер белән кисү һәм гравировкалау серләренә төшендерде.  

Белгеч Игорь Безверхов робототехника мәктәбенә һәм  IT  MGBOT ка презентация ясады.

Чара азагында белгечләр мастер-класслар күрсәттеләр һәм сорауларга җавап бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International