Әлмәттә якын көннәрдә һава торышы

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Татарстан синоптиклары 22 декабрьдә салкынайтачак дип кисәтә. Республиканың төньягында һәм көнчыгышында һава температурасы 29 градус салкынны күрсәтәчәк.  Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава температурасының түбәнәюе турында хәбәр юллады.

Хәбәрдән күренгәнчә, 22 декабрьдә төннең икенче яртысында һәм көндез республиканың төньяк һәм көнчыгыш районнарында һава температурасы 25 – 29 градус салкын булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International