Яңа ел бәйрәме алдыннан Әлмәтнең 2нче санлы иҗат мәктәбе укучылары Түбән Мактамадагы 1 нче мәктәпкә зур концерт белән килделәр. Сәхнәдә хореография коллективлары, вокаль һәм инструменталь ансамбльләр чыгыш ясады.
Укучылар «Звездочка» һәм «Эдельвейс», «Estro» скрипкачылар ансамбльләре чыгышларын алкышладылар. Ралина Гиматдинова тамашачыларны “Мама и дочка» җыры белән куандырды, Яна Мелешина үзенең «Ангел летит» композициясе белән шаккатырды.